милек һәм җир мөнәсәбәтләре  палатасы рәисе Марат Гайсин милек турындагы сорауларгаҗавап бирде

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең, предприятиеләрнең  үзләренә беркетелгән милекне сату хокуклары бар. Безнең районда бу нинди күләмдә  сатыла – шул хакта милек һәм җир мөнәсәбәтләре  палатасы рәисе Марат Гайсин сөйли.

  – Марат Рафаэлевич, Алексеевск районында арендага күпме җир кишәрлеге тапшырылды?

  • Узган тугыз айда арендага 287 мең 115 сумлык 23 җир кишәрлеге тапшырылды.
  • Бу кишәрлекләр нинди максатларга тапшырыла?
  • Җир кишәрлекләре торак өйләр салу ( 10 кишәрлек тапшырылды), авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү ( 10 кишәрлек тапшырылды) өчен тапшырыла. Шулай ук җирне арендалау  торак төзү максатында рөхсәт ителә. Бу максатта ике кишәрлек  арендага бирелде. Бер кишәрлек элемтә объектларын урнаштыру өчен арендаланды.
  • Ничә җир кишәрлеге сатылды?
  • Барлыгы  899 мең 300 сумлык 10 кишәрлек сатылды. Аларның бишесе – авыл хуҗалыгы производствосы, өчесе - торак өйләр төзү, ике кишәрлек яшелчә үстерү өчен.
  • Милекне сату нинди саннарда чагыла?
  •  178 мең сумлык өч транспорт чарасы сатылды. Хәзер  аукционда катнашу өчен ике берәмлек транспорт чарасы гариза бирү процессында. Алар турында мәгълүматны torgi.gov.ru и sale.zakazrf.ru сайтларыннан алырга мөмкин.

 

Материал  Алексеевск районының милек һәм җир  

 мөнәсәбәтләре  палатасы  белән килешеп әзерләнде

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International