ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Алексеевск районында Призывник көне булып узды.

  

Район мәдәният йортында Ватанны булачак саклаучыларны сәламләделәр. Башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров  егетләргә әйбәт хезмәт итүләрен теләде һәм аларга Алексеевск районы төшерелгән сәгатьләр бүләк итте.

 Шулай ук  егетләргә район комиссары Владимир Макаров,  протоиерей Илья Маташов, мөселманнар җәмгыяте аксакалы Нургаен Исхаков, Чечняда сугыш хәрәкәтләре ветераны Айрат Закиров та мөрәҗәгать итте. Булачак солдатларның әти-әниләре исеменнән Екатерина Морюхова юл теләкләре теләп чыгыш ясады.  Бәйрәм концертын армиягә китәчәк егетләр белән бергә  залны тутырып килгән мәктәп балалары да карады. Тантаналы өлештән соң призывниклар  һәлак булган сугышчы-якташларыбызны хөрмәтләп искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар. Алар шулай ук Сугышчан дан музеенда да булдылар.

2018 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе С. М. Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә гражданнарга «Балалар мәсьәләсе» хокук ярдәме күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

23 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росрестр идарәсе җир турындагы законнарны бозу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрде

Республика министрлыкларының өстенлекле бурычларын яклап ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирергә мөмкин.

 

18  октябрьдән  21 енә кадәр Болгар шәһәрендә ир-ат командалары арасында баскетбол буенча ТР  чемпионаты булып узды.

 

Алексеевск ш.т.б. да авыл районнарының 2004-2005 елгы яшүсмерләре арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары булып узды.

 

 

Командалар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионатының яңа сезоны старт  алды

Татарстанда яшәүче һәркем үзен кызыксындырган сорауларны телефон яки WhatsApp аша бирә ала.

 

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсеннән басуларда йорт хайваннарын караучысыз йөртүне чикләүне сорап хат килде.

2018 елның 1 октябреннән 25 октябренә кадәр Татарстан Республикасында “Минем шәҗәрәм " республика генеалогик тикшеренүләр конкурслары үткәрелә. Оештыручысы – Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International