Авыл районнарының 2004-2005 елгы яшүсмерләре арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге җиңүчеләрен билгеләделәр

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Алексеевск ш.т.б. да авыл районнарының 2004-2005 елгы яшүсмерләре арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары булып узды.

 Ярышларда 12 команда катнашты. Баштагы этапта командалар дүрт төркемчәгә бүленде. Аларда бер әйләнеш уйнадылар. Аннары һәр  төркемчәдән икешәр иң яхшы команда чирек финал сигезлесен барлыкка китерде һәм олимпия системасы буенча ТР беренчелеге  җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы   Волейбол федерациясе.

 Беренче урынны ышанычлы төстә Арча районы командасы (тренерлары Рәшит Сафин һәм Тәлгат Әхмәтов) яулады.

 Икенче урын Мөслим районы командасында (тренерлары Илдар Мадъяров һәм Илгиз Кашапов).

Өченче урынны Алексеевск районы командасы алды (тренерлары Марат Абдуллин һәм Сергей Вангаев).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International