Командалар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионатының яңа сезоны старт алды.
Турнирның зона этаплары октябрь-ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә (Көньяк-Көнчыгыш лига), Алексеевскида (Үзәк лига), Кама Тамагында (Идел аръягы лигасы), Балтач (Төньяк-Көнбатыш лига), Түбән Камада (Кама аръягы лигасы) һәм Казанда (Башкала лигасы) булачак.
Ярышлар команда характерында иде. Чемпионатта катнашучылар – 2003 елгылар һәм өлкәнрәк, беренчелектә катнашучылар – 2004 елгылар һәм кечерәкләр.
20 октябрьдә Әлмәттә Көньяк-Көнчыгыш лига җиңүчеләре билгеләнде. Ярышларда Лениногорск, Азнакай, Мөслим, Бөгелмә һәм Әлмәт районнары катнашты. Кече яшь төркемендә Мөслим районы вәкилләре алтын медальләргә лаек булдылар. Көмеш медаль - Әлмәт районы командасында, ә пьедесталның өченче баскычына Азнакай районы спортчылары күтәрелде, дип хәбәр итте ТР бадминтон федерациясе.
Өлкән төркемдә ярыш хуҗалары – Әлмәт районы җиңү яулады. Икенче урында - Мөслим районы бадминтончылары. Өченче урынга Азнакай районы спортчылары иреште.
21 октябрьдә Алексеевск ш.т.б.да Үзәк лига командалары арасында ТР беренчелеге һәм чемпионаты финалына юллама уйнатылды. Ярышларда Балык Бистәсе, Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай һәм Лаеш районнары бадминтончылары катнашты. 2004 елгы һәм аннан кечерәк яшь төркемендә Алексеевск районы командасы чемпион булды. Көмеш медальләрне Әлки районы һәм бронзаны Балык Бистәсе районы яулады.
2003 елгы һәм аннан өлкәнрәк яшь төркемендә шулай ук Алексеевск районы командасы җиңде. Көмеш медаль - Чистай районында, бронза медальләргә Әлки районы вәкилләре лаек булды.
Бөтен алты лиганың да призер командалары ярышларның декабрьдә Казанда булачак финал өлешендә очрашачаклар.