Татарстан халкы бер елга җиде өстенлекле максат билгеләячәк

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Республика министрлыкларының өстенлекле бурычларын яклап, ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирергә мөмкин.

Республика министрлыкларының өстенлекле бурычларын яклап ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирергә мөмкин.

ТР  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бер елга Татарстан халкы ярдәмендә җиде өстенлекле максат билгеләячәк. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 2019 елга министрлыкның әһәмиятле максатлары һәм бурычлары онлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

 Аеруча өстенлекле максатларны  ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү ярдәмендә республика халкы билгеләячәк.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча  проект кысаларында уздырыла.

Проектта республикада яшәүчеләр белән аеруча тыгыз бәйләнештә торучы дүрт ведомство - Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша. Аларның экспертлары киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча сиксәннән артык тәкъдим әзерләгән. Шулар арасында аеруча өстенлекле булганнарын татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү ярдәмендә билгеләячәк.

Тавыш бирүдә катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка кереп, тиешле сораштыруны сайлау һәм иң мөһим дип тоелган вариантларны билгеләү дә җитә. Шул ук вакытта министрлыклар тарафыннан тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычларның яртысын сайлап алырга яки үз вариантыңны да күрсәтергә мөмкин. Тавыш бирү 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр хакында ведомстволарның иҗтимагый советларында фикер алышачаклар. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2019 елга 5-7 өстенлекле бурыч билгеләнәчәк.

  Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/19/173730/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International