Узган шимбәдә район үзәгенең беренче мәктәбе янында “2013- милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне булып узды, анда район мәктәпләре, оешмалар һәм предприятиеләреннән 500гә якын кеше катнашы.
Муниципаль берәмлекләр арасында узган республика смотр - конкурсында Биләр һәм Родники авыл җирлекләре Татарстан районнарының күп кенә авыл җирлекләре исәбендә җинүче дип табылды.
Сентябрьдә Зирекледә республика программасы буенча төзелгән яңа фелҗдшер- акушерлык пункты эшли башлады. Аны 22 июньдә төзи башлаганнар иде, ә август азагына ул Зирекле һәм тирә-як авыллар халкын кабул итә иде инде.
Сентябрьнең беренче көне һәрвакыт балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә үзенчәлекле булды. Быел 280 беренче сыйныф укучысы үзләренең беренче мәктәп кыңгыравын ишетте, гомумән, район мәктәпләренә 2838 укучы китте. Зирекле һәм Кыр Шунталасы укучыларын быел көз яңартылган мәктәпләр каршы алды.