ИСӘНМЕ, ЯҢА ИСКЕ МӘКТӘП!

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Республика программасы буенча капиталь ремонт үткәргәннән соң әлеге авырларда мәктәпләр яшьлекләренә кире кайткандай булдылар, моннан утыз ел элек төзелгән биналарның йөзе үзгәреп китте: хәзер моңсу гына утыручы соры кирпеч стеналар урынына балалар ачык, сары- кызгылт буяуларны күрәләр, аларга карагач кәефләр күтәрелеп китә һәм тизрәк эчкә үтәсе килә башлый. Юл төзүчеләрнең тырышлыгы аркасында малайлар һәм кызлар мәктәпкә яңа асфальт юлдан барачаклар. Хәзер инде мәктәп директорларының су үткәрүче яки җил алып ташлаган түбәләр турында уйлап башы авыртмаячак- алар калай белән ябылган һәм укучыларның бер буынын гына яңгырдан һәм кардан сакламаячак. Балаларның үзләренә ел саен тәрәзә ярыкларын ябыштырырга туры килмиячәк, чөнки хәзер алар пластикларга алмаштырылган. Мәктәпләрнең болдыр баскычлары пандуслар белән җиһазланган.

Мәктәпләрнең эчендә җиңелчә генә яңа буяу  исе аңкып тора, бу- бәйрәм тәме. Идәннәр буялган, стеналар штукатурланган һәм шулай ук буялган. “Җылы бәдрәф” программасы нәтиҗәсендә яңа кафель белән ясалган санузеллар ике мәктәптә дә ялтырап тора. Шушы фән сарайларына карап, эшчеләр намус белән эшләгәннәр һәм дәресләр өчен уңайлы шартлар булдырганнар,- дип әйтәсе килә. Әлбәттә, эшләп җитккерелмәгән нәрсәләр дә калган, ләкин бу элеккегесе белән чагыштырганда вактөяк кенә. Аларны якын арада бетерәчәкләр, һәм укучыларга белем алу өчен бернинди киртә дә булмаячак.

Балаларны яңа уку елы белән котларга кунаклар күп җыелды. Мәсәлән, Зирекле мәктәбендә бәйрәм линейкасына Татарстанның Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов килде, ул төзүчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт әйттә, авыл өчен мәктәп бик мөһим, дип билгеләп үтте.

Лек Зиреклегә бару олы бер газап иде, ләкин тормыш  бер урында гына тормый. Хәзер анда асфалҗт салынган, басулардан игеннәр җыеп алынган һәм мәктәп эшләгәндә авыл яшәячәк әле.

Район башлыгы Владимир Козонков та яңа уку елына әзерләнүдә катнашкан бөтен кешегә рәхмәт әйтте.

-          Бөтен мәктәпләрне республика, спонсорлар, төзүчеләр, мәктәп коллективлары, атааналар белән бергәләп әзерлибез. Укучылар өчен бүген урак башлана, аларга яхшы укуларын, көндәшлеккә сәләтле булуларың, ә ата-аналарга балаларының шундый әйбәт мәктәпләргә йөрүләре өчен сөенүләрен телибез.

Ә 2 сентябрьдә ремонтланган Кыр Шунталасы мәктәбен карарга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының граңданлык хәле актларын язу идарәсе начальнигы Эльмира Зарипова, Мәгариф министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева килде. Кунаклар да балаларны уку елының башлануы белән котладылар һәм укучылар укыячак мәктәпләрдәге шартларны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International