Әле күптән түгел генә, моннан нәкъ менә алты ел элек урман хуҗа-лыгы хезмәткәрләре бердәм команда булып исәпләнгәннәр һәм урманнарны саклау һәм җитештерү эше уртак вазыйфалары булган. Әмма 2007 елдан башлап кагыйдәләр үзгәргән һәм урман хуҗалыгы ике мөстәкыйль, әмма уртак эшне бергә җигелеп тартучы ике оешмага бүленә. Биләр урманчылыгына Галим Хәбибуллин җитәкчелек итсә, “Әлки урманы”н Илнур Гаянов җитәкли башлый. Бурычлар катгый чикләнә. Коллективларның беренчесенә урман үсентеләрен саклауны һәм яклауны, инженерлык эшчәнлеген (проектлар, планнар эшләү), контроль-күзәтчелек эшчәнлеге йөкләнсә, икенчеләренә–урман кисү, пилорама мәшәкатьләре һәм урман хуҗалыгы эшләре бурыч итеп куела.
Хәзерге көндә Биләр урманчылыгы безнең район территорияләрен генә биләмичә, безнең белән чиктәш Әлки, Аксубай, Нурлат, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары урманнарын да өлешчә үз эченә ала. Хезмәт күрсәтелә торган җир массивларының мәйданы (уйлап кына карагыз!) – 50648 гектар тәшкил итә. Һәм аның һәр мәйданы үзенә зур игътибар таләп итә.
– Ул бит беренче карашка гына урманнар үзләреннән-үзләре үсә кебек,– дип аңлатма бирә республиканың атказанган урман ху-җалыгы хезмәткәре, инде менә егерме ел дәвамында Баганалы урманчылыгында көч куйган Галим Габделхәй улы. – Асылда бит участок урманчылары, мастерлар, эшчеләрдән торган бригадалар кешеләр үз хуҗалыкларында утырткан яшелчә-агачларын карап үстергән кебек, күпме көч һәм тырышлык куеп карыйлар: аларның һәркайсының карамагында 3660га мәйдан! Урманнарны чистартуга, ягъни кирәкле токымнарга комачауламасын өчен корыган, чергән агач-куаклардан арындыру эшенә зур әһәмият бирәләр; яшь үсентеләрне сирәк-лиләр; санитар кисәләр һәм агачларны зарарлы бөҗәкләргә каршы эшкәртәләр.
Урманнарны яшь үсентеләр һәм агачлар белән тәэмин итү өчен Баганалы урман-чылыгының үз питомниклары бар. 12 гектар мәйданда нәни генә орлыклардан ике миллионга якын агач үстерелә. Бу токымнар төрле: нарат, имән, миләш, сирень, акация, шомырт һ.б.лар. Өстәвенә яфраклы агачлар орлыкларын урманчылар өйләрендә әзерләсәләр, ылыслыларны Яшел Үзән урман хуҗалыгыннан кайтаралар.
Тик әлеге чаралар гына аз, янып китү куркынычы һәрвакыт бар, шуңа да беркетелгән территорияләрдә көн саен патруль тору – урманчылар өчен гадәтләнгән эш. Татар--стан Урман хуҗа-лыгы министрлыгы тарафыннан өстәмә спутник контроле булдырылды, бу инде галәмнән үк янып китү яки төтенләүне күрергә һәм төгәл урынны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Профилактик чаралар аркасында, коры һәм эссе һава торышына карамастан, быел Биләр урманчылыгында бер генә янгын да чыкмады.
Шулай да урман хуҗалыгы хезмәткәр-ләренең проблемалары җитәрлек. “Планета үпкәләренә” төзәтеп булмаслык зыян салган коры 2010 ел гына да ни тора. Болгар юлы буендагы 40(!) гектар мәйдан каенлыкка иң күп зыян килде. Үлеп баручы каеннарга бөҗәкләр-корткычлар рәхәтләнеп һөҗүм итте. Бүгенге көндә эшчеләр бригадасы әлеге үсен-теләрне тулысынча кисеп бетерү белән шөгыльләнәләр. Ә иң мөһим бурыч, әлбәттә, әлеге урман культураларын бетерү түгел, ә бу мәйданнарда яңа урман утырту.
– Күптән утыртылган урманнар да бер проблема булып тора - ди сүзен дәвам иттереп Биләр урманчылыгы җитәкчесе. – Совет заманнарында өйләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл Советлары һәм башка предприятиеләр һәм оешмалар утын ягып җылытыла иде, халыкка 150-160 куб үзагач җибәрә идек. Районны газлаштыру сәбәпле, утынга ихтыяҗ дистәләгән тапкыр кимеде, һәм хәзер без ел саен 114 мең куб “өлгергән” урман өстәлә. Урманнарда агачлар корый, чери, моннан тыш урман корткычлары, авырулар, янгын чыгулар арту өчен уңай шарт булып тора. Якындагы айларда Алабуга зонасында картайган агачларны эшкәртү буенча завод үз эшен башлап җибәрәчәк, анда параллель рәвештә халык өчен файдалы продукция җитештерергә уйлыйлар – ДСПдан алып памперсларга кадәр.
Чүпләү, урманнарны пычрату, законсыз агач кисү – аерым мәсьәлә. Монда тәртип бозучылар белән урманчылар һәм полиция хезмәткәрләре бергә көрәшә. Кыенлыклар һәм авырлыкларга да карамастан, безнең урманчылар күңелсезлеккә бирелмиләр һәм көн саен намус белән үз хезмәтләрен башкаралар. Чөнки алар өчен урман – гади агачлар һәм ял итү урыны гына түгел, ә бәлки яраткан эшләре дә. Шуңа күрә дә аларга нык сәламәтлек, бәхет, гади булмаган шушы эшчәнлектә уңышлар, һәм әлбәттә сәламәт урманнар телик!