Яңа автомашиналар – бүләккә

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

“Лада- 212140” маркалы автомашиналардан ачкыч тапшыру тантанасын – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

-          Рөстәм Нургали улының авыл кешесең тыйнак хезмәтенә югары бәя биргәне һәм вакыт табып тантанада шәхсән үзе катнашып, автомобилҗләрдән ачкычлар тапшырып җиңүчеләр һәм Республика көне хөрмәтенә зур бәйрәм төшке ашын оештырганы өчен бик сөендек, ди Биләр авыл җирлеге башлыгы Николай Портнов.

Теләсә нинди юлдан йөри ала торган әлеге машиналар биләрлеләр һәм родникилыларга авылларга һәм  район үзәгенә, кырларга теләсә нинди һава торышында да чыгарга мөмкинлек бирәчәк, җирлек тормышындагы көндәлек барлык мәсьәләләрне дә тиз арада хәл итәргә ярдәм  итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International