Илебездә Төзүчеләр көне узган гасырдан башлап, августның икенче якшәмбесендә зурлап билгеләп үтелә. Быел ул 11 августка туры килә. Бүген районның күп санлы төзү мәйданнарында мәшгуль булган иң кирәкле һөнәр ияләре нинди хезмәт нәтиҗәләренә ирешкәннәр – бу хакта инде тулы ышаныч белән әйтеп була.
Муниципалитет башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.