Инфраструктур үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов бездә күп кенә республика һәм федераль программалар эшләп килә, дип билгели:
- Шундыйларның берсе яшь гаиләләрне ипотека торагы белән тәэмин итүгә кагыла: хәзерге вакытта 9 фатирлы йорт тапшырылуга әзерләнә, Просторная урамында 27 фатирлы өйне торгызу дәвам иттерелә. Икенчесе Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән: ике фатирлы 3 өйне төзеп бетерү төгәлләнә. Гомумән алганда, җиде ай эчендә барлык программалар буенча 9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, ә бу – еллык планның 70 %ы.
“ Уңайлы мохит” программасы гамәлдә. Моннан тыш, авылда клублар төзелә. Быел Лебедино клубы төзелеп бетә (ул узган ел төзелгән Ромодан клубыннан соң икенче). 7 фельдшер-акушерлык пункты, район үзәгендә 2 нче спорт комплексы, Зирекле һәм Кыр Шунталысында мәктәпләр һәм күп фатирлы йортлар актив төстә капиталь ремонтлана. Зирекледә модульле ФАП төзелде, Сахаровка белән Шәмәдә дә шундыйлар эшләп килә. Биләрдә “Имәнкәй” балалар җәйге лагере төзелү һәм, әлбәттә, август уртасына төгәлләнәчәк музей-тыюлык территориясен төзекләндерү темасына да кагылмый ярамас.
Барлык эшләрне дә, район башлыгы Владимир Козонков соңгы киңәшмәләрнең берсендә билгеләп үткәнчә, үз төзүчеләребез башкара, быелгы эш күләме зур булса да, читтән эшче көчләр җәлеп ителми.
Сүз уңаеннан
7 айда районда 183 миллион сумлык төзү эшләре башкарылган, бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 22% %ка күбрәк.
Без кайбер эшчеләрдән төзелештә ничек һәм кайчаннан эшләүләре белән уртаклашуларын сорадык.
- Төзүче булып 40 ел эшлим инде, – дип үзе турында сөйли Александр Столяров. – Баштан сыер, дуңгыз абзарлары төзедек, аннан – торак йортлар. Ә хәзер кирпеч җитештерү буенча предприятие цехларының берсендә реконструкция белән шөгыльләнәбез. Төзүчеләр хөрмәткә һәм ихтирамга лаек булырга тиешләр, дип саныйм.
Автокран машинисты Николай Медвеженков та кырык елга якын төрле төзелеш мәйданчыкларында хезмәт итә, ул бу вакыт эчендә дистәләгән күтәрткеч механизмны алмаштырган.
- 3 тонналыны да, 6 тонналыны һәм 7 тонналыны да үзләштердем. Район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләрен, үзәк китапханә, урта Тигәнәле һәм Зур Полянка клубларын төзүдә катнаштым. Менә икенче сезон инде Биләр һәм Алексеевск чишмәләрен төзекләндерүдә катнашам. Объектлар төрле булырга мөмкин, тик бер нәрсәне беләм: күңелемә якын үз эшем белән шөгыльләнәм, кешеләр өчен төзибез бит.