Җиңү көнендә эстафета булачак

2013 елның 4 мае, шимбә

Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы 9 майда узачак.


Эстафета район предприятиеләре һәм оешмалары арасында V Спартакиада кысаларында оештырыла һәм хезмәткәрләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә, шулай ук көчле спортчыларны ачыклауга юнәлдерелә. Ярышларда катнашучыларны теркәү Казаков урамында урнашкан эчке эшләр бүлеге бинасы каршында сәгать унынчы егерме минутта башлана, ярышлар иртәнге 10да.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International