Алексеевск районында язгы кыр эшләре кыза бара

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Алексеевск муниципаль районы хуҗалыкларында язгы чәчү кампаниясе дәвам итә. Эшләр инде икенче атна  бара, аграрийлар агротехник чаралар комплексын башкаралар.

Бүгенге көнгә 7 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау төгәлләнгән. «Алга» ҖЧҖ тукландыруны төгәлләгән беренче хуҗалык булды. «Алексеевское» халык предприятиесендә бу эшләр бүген тәмамлана.

Уҗым бодаен тукландыру тәмамланып килә, бер үк вакытта аны тырмалау да бара.

Район хуҗалыклары дым каплатуга керештеләр-туфракны әзерләүнең бу мөһим этабы планлаштырылган 51 мең гектарның 12 мең гектары мәйданда башкарылды, бу 23% тәшкил итә.

Параллель рәвештә сабан культуралары чәчү башланды. Бүгенге көнгә 192 гектар арпа чәчелгән. Агымдагы сезонда барлыгы 24 мең гектарда бөртекле сабан культуралары, 19 мең гектарда техник культуралар (шул исәптән көнбагыш) һәм 6 мең гектарда азык культуралары — кукуруз, катнаш азык һәм берьеллык үләннәр чәчәргә туры киләчәк.

Районда язгы кыр эшләре план режимында дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International