Төзүчеләр көне белән!

2013 елның 9 августы, җомга

“ Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез- Төзүчеләр көне белән котлыйм!

Төзүче һөнәре- җәмгыятьтә хөрмәткә һәм ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе. Алексеевск районы төзү оешмалары бай тәҗрибәгә, данлы традицияләргә һәм куәтле потенциалга ия. Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә безнең район елдан- ел күркәмләнә бара. Яңа торак йортлар, тормыш сыйфатын яхшырту өчен социаль объектлар  торгызу дәвам итә.

Сез “ Универсиада- 2013” спорт объектларын төзүгә дә зур өлеш керттегез. Һөнәри бәйрәмегез алдыннан алексеевскилыларның тормыш шартларын лаеклы итү өчен эшләгән хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәм.

Төзелеш тармагында эшләүчеләрнең барысына да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, планнарының тормышка ашуын һәм яңа һөнәри үрләр яулауларын телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International