Индә гадәткә кергәнчә, маршрут бистә үзәге урамнарыннан узды һәм икечакрымны тәшкил итте. Мәктәп яныннан кузгалып китеп, спортчылар Некрасов, 8 Март, Чапаев, Бутлеров урамнары буйлап йөгерделәр һәм әйләнеш ясап, мәктәп янында финишка килеп җиттеләр. Кече яшьтәге балалар өчен ара бераз кыскарак булды.
2001-2003 елларда туган яшьтәшләрен җиңгән Зур Полянкадан Даша Худякова, финишка килеп җитүгә, тыны кысылуга да карамастан, безнең сорауларга рәхәтләнеп җавап бирде, җиңүгә ирешер өчен үзенең даими төстә шөгылҗләнүе хакында сөйләде:
- Үз мәктәбемдә барысыннан да яхшырак йөгерәм, әмма бит бүген биредә районның иң җитез кызлары җыелган, шуңа да авыррак булды, әмма мин җиңүемә ышанган идем.
Тагын бер җиңүче, бистәнең өченче мәктәбе укучысы Виталий Белянин үзе өчен төп кыенлык трасса да булды диде:
- Асфалҗттан йөгерү кыен булды, аяклар бик тиз арый, мин үзем хоккей секөиясенә йөрим, анда гадәттә урман буйлап йөгерәбез, анда җиңелрәк.
Ромоданнан физкулҗтура укытучысы Сергей Белоозеров үз укучылары белән горурлана:
- Биш укучымның өчесе призерлар булды, Катя Баршис һәм Ваня Родионовлар үз яшьтәшләре арасында беренче урынны яуладылар, Олҗга Озерова икенче килде, ә Лиана Вәлиева исә җиңүгә ихтыяр көче күрсәткәне өчен билгеләп үтелде, ул финишка дүртенче булып килде, аңа өченче урынны алу өчен берничә секунд кына җитешмәде.
Күп кенә малайлар баскетбол һәм футбол секөияләренә йөри, шуңа күрә дә нәтиҗәләр әйбәт, безнең хәтта кызлар арасында да мини- футбол буенча команда бар, физкулҗтура дәресләрендә дә дә чыдамлылык өстендә эшлибез, гомумән алганда, әзерләндек. Сүз уеңаеннан, 30-34 яшьлек ир- атлар арасында Сергей үзе дә финишка беренче килде.
Кызганычка каршы табибларга да мөрәҗәгать гә туры килде, өлкән спортчыларның берсен хәтта “Ашыгыч ярдәм” машинасында алып китәргә туры килде- җиңү теләге бик зур булган күрәсең, ул бөтеп дистанөияне алда баручы өчлектә үтеп, финишка килеп җиткәндә генә беразз хәлде китеп, тик шулай да ихтыяр көчен туплап барыбер финиш сызыгын үтте һәм соңыннан барыбез хәле китеп егылды. Медина ярдәме күрсәткәннән соң, ул бүләкләү тантанасына килде.
Көн һава торышы болытлы булуга да карамастан, сәламәт яшәү рәвешен яратучыларга барыбер уңыш елмайды- сибәләп торган яңгыр әйтерсең, узышлар беткәнне генә көткән, ул җиңүчеләрне грамоталар һәм призлар белән бүләкләгәндә генә ява башлады. Тик бу кросста катнашучыларның кәефен бозмады, чөнки алар спортның уңай энергиясен алдылар һәм бик шат иделәр.