ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе хәбәр итә: хәзер Татарстан халкы  үз җирләренең кадастр  бәясен чын вакыт режимында өеннән чыкмыйча да белә ала. Моны ведомствоның to16.rosreestr.ru сайтында «Электрон хезмәтләр бүлегендә» (On-line» режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат) эшләргә була.

1нче спорт комплексында Татарстан Республикасы  волейбол Федерациясе Президенты Кубогына Татарстан Республикасы эре промышленность предприятиеләре һәм авыл районнары арасында волейбол ярышлары булып узды.


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хәзер районда Сабантуйга әзерләнү тулы көчкә бара. Теләсә кайсы бәйрәмнең иң киеренке мизгеле һәрвакыт көрәш булды. Без узган елгы Сабантуйның абсолют батыры Равил Әхмәтшин белән әңгәмә корып алдык.

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
28 майда Балаларны яклау көне алдыннан аграр колледжда студентларның яшьләр җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашуы булды. Активистлар җыелучыларны бәйрәмнең тарихы һәм баланың төп хокуклары белән таныштырдылар, шулай ук тамашачылар белән тематик викторина үткәрелде, анда актив катнашучыларга истәлекле призлар тапшырылды.
Ел саен җәй башланыр алдыннан Чик буе гаскәрләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Чик сакчылары, илебез чикләрен саклап, бик авыр хезмәт башкаралар. Аларның һөнәре һәрчак мактаулы. Бу – чын ир-егетләр һөнәре. Без ышанабыз: Ватаныбыз кордоны ышанычлы кулларда, һәм борчылырга сәбәп юк. Чик сакчылары көне белән барлык кыю солдатларны котлыйбыз. Сезгә тыныч күк йөзе, бәхет, исәнлек-саулык телибез. Югары ватанпәрвәрлек хисе сезне ташламасын. Тормышыгызда бары тик тыныч җиңүләр генә булсын. Бәхет кошы өегезгә ешрак очып керсен.
Мәктәпне тәмамлаучылар быел ук инде укудагы уңышлары өчен лаеклы бүләкләр алачаклар. Бу хакта Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары, партиянең Югары Советы әгъзасы Николай Булаев мәктәпне бик әйбәт тәмамлаучыларны медальләр белән бүләкләү практикасын кире кайтаруга багышланган селектор киңәшмәсе барышында  хәбәр итте.
Ришвәтне сорап алу фактлары яки коррупциянең башка элементлары турында район кешеләре “кайнар линия” телефоны буенча хәбәр итә алалар.

Ун якташыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Өченче яшь”  IV Республика пенсионерлар спартакиадасында катнашты.

Шәхси-команда ярышлары спортның 9 төре буенча үткәрелде: җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату, шахмат, дартс, катнаш эстафета һәм бөтен кеше өчен гимнастика.

3 июньдә, сишәмбе көнне, район Советы бинасында район кешеләрен Татарстан Республикасы буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе хезмәткәрләре кабул итәчәк.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
26 майда Алексеевск штб.да  “Татарстанның изге урыннары”проекты кысаларында чираттагы акция булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International