Яшьләрне Алексеевск муниципаль районы җәмәгать яшьләр берләшмәләре җитәкчеләре: «ФОРПОСТ» хокук саклау хәрәкәте җитәкчесе Кашапова Лилия, «Аграр яшьләр” җитәкчесе Әсфәндияров Айрат, колледжның волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы вәкиле Мускаева Алсинә, Изге Алексийның «Свет миру» яшьләр бүлеге җитәкчесе Ольга Шарова, гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль педагогы Габидуллина Диләфрүз котлады.
“Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия” район штабы начальнигы урынбасары Алексей Вангаев студентларны үз хокукларын белергә һәм якларга чакырды:
– Җәмәгать тормышында актив катнашып, сез үзегезне чолгап алган дөньяны үзгәртәсез һәм шуның белән үз хокукларыгызны яклыйсыз. Районда сәяси, иҗтимагый һәм иҗади инициативаларны тормышка ашыру өчен шартлар тудырылган. Күптән түгел без сезнең белән җәмәгать яшьләр палатасына вәкил сайладык, ул Алексеевск яшьләре тавышын республика җитәкчелегенә җиткерәчәк. Иң мөһиме, читтә калмаска һәм үзеңнең гражданлык позицияңне күрсәтергә кирәк.