1 июньдә Алексеевск районында “Алексеевск чаң тавышлары”ның XII кыңгырау чыңы фестивале булып узды. Мәскәү, Санкт Петербург, Ярославль, Чиләбе, Самара, Бөек Ростов, Казан Митрополиясе һәм Алексеевск чаң кагучылары кешеләргә һәм фестиваль кунакларына төрле тавышларга күчеп яңгыраучы кыңгырау чыңнарын бүләк итү өчен Чиркәү мәйданына җыелдылар. Ә Чабаксар, Кукмара һәм Алексеевскиның халык осталары әмәлләп кенә куелган “Осталар шәһәре”ндә урнаштылар, алар халыкка халык иҗаты әйберләрен тәкъдим иттеләр.
Биләр урта мәктәбенең 8А сыйныф укучылары авыл кешесе, I төркем инвалид Любовь Зиновьеваны шефлыкка алдылар. Сергей Мясников, Андрей Чилимов һәм Виктор Тартан пенсионер әбинең өй янын тәртипкә китерделәр. Ангелина Ферафонтова, Татьяна Григорьева һәм Ольга Загрядская сыйныф җитәкчеләре Тәнзилә Зарипова җитәкчелегендә суган, кишер, иртә кәбестә утырттылар, ә Александр Кириллов, Никита Әхмәдиев һәм Дмитрий Морозов чәчәк түтәлләре казыдылар.