ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2014 ел
җомга
Балаларны яклау көне алдыннан “Кайгырту” приюты тәрбияләнүчеләре республикабыз башкаласы Казанда булып кайттылар. Алар башта мәдәният һәм сәнгать университетына кереп чыктылар.

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Җирдә  өч төп кыйммәт бар. Болар – халык һәрвакыт сәламәт һәм тук булсын өчен икмәк, тормыш белән китап җепләре, заманнар элемтәсе өзелмәсен өчен хатын-кыз. Һәр китап бите артында биниһая зур, гел алмашынып тора  торган  дөнья тора. Аны «Очарованные книгой» кичәсендә Үзәк китапханә  хезмәткәрләре күрсәтте. Ул 2014 елның 29 маенда үзәк китапханәнең уку залында китапханәнең бөтен китап укучысы өчен уздырылды һәм Мәдәният елына, Китапханәләр көненә туры китерелде.
Полициянең участок уполномоченныйлары атнаның өч көнендә гражданнарны кабул итәчәк.
Бу атна төгәлләнгәндә традицион сабан бәйрәме булачак: район үзәгендә  ул  8 июньдә узачак, ә авыл җирлекләрендә 7 июньгә, шимбә көнгә (сәгать 10га) планлаштырыла.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

5 июньдә сәгать 11дә "Кама" кинотеатрында II район һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале булачак. Теләге булган бөтен кеше чакырыла.

Быел өлешләп катнашу килешүе яңа пункт, төгәлрәге, тагын бер таләп белән тулыланды:  йорт салучының килешү буенча йөкләмәсен үтәве банкның җаваплылыкны үз өстенә алуы белән тәэмин ителергә мөмкин. Бу хакта әңгәмәбез ТР буенча Росреестр идарәсенең Алексеевскидагы бүлеге начальнигы Аркадий БЕЛКИН белән. Ә ел башыннан алып йорт салучының килешү буенча йөкләмәсен үтәве, залогтан тыш, әле тагын банкның җаваплылыкны үз өстенә алуы белән дә тәэмин ителергә мөмкин.

3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
 Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Алексеевск аграр колледжы студентлар арасында спартакиада үткәрде.
21 майдан 23 майга кадәр Алексеевск  муниципаль  районында акция – Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли кухнясы көннәре булып узды.
14 майдан 16 майга кадәр Татарстан  Республикасы прокуратурасында  шәһәр, район прокурорлары урынбасарлары һәм ярдәмчеләре өчен “Дәүләт, гражданлык, муниципаль хезмәт һәм коррупциягә каршы тору, шулай ук  коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне тикшерүгә күзәтчелек итү  турында”гы законнарны үтәүнең актуаль мәсьәләләре” темасына укыту-методик семинар булып узды. 15 майда семинар кысаларында анда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең документларны кабул итү-тапшыру бүлеге начальнигы Ада Зәйдуллина чыгыш ясады.

2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

1 июньдә Алексеевск районында  “Алексеевск чаң тавышлары”ның XII кыңгырау чыңы  фестивале булып узды. Мәскәү, Санкт Петербург, Ярославль, Чиләбе, Самара, Бөек Ростов, Казан Митрополиясе һәм Алексеевск чаң кагучылары кешеләргә һәм фестиваль кунакларына  төрле тавышларга күчеп яңгыраучы кыңгырау чыңнарын бүләк итү өчен Чиркәү мәйданына җыелдылар. Ә Чабаксар, Кукмара һәм Алексеевскиның халык осталары әмәлләп кенә куелган “Осталар шәһәре”ндә урнаштылар, алар халыкка халык иҗаты әйберләрен тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International