Сәнгатькә якынаеп

2014 елның 6 июне, җомга

– Биредә искиткеч студентлар укый, – дип сөйли балаларны сәяхәттә озатып йөрүче хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова. – Алар безнең өчен җырладылар, төрле биюләр башкардылар, үзләренең укытучылары белән бергә музыка коралларында уйнадылар. Ә укытучы фортепианода үзе иҗат иткән “Мустанг” әсәрен башкарды. Ә тагын ике студент безгә саксофонда гаҗәеп музыка бүләк итте.

Концерт тәмамлангач, малайлар һәм кызлар зоопаркта булдылар, анда матур күбәләкләр, Бобби кушаматлы зур бегемот һәм башка хайваннарны күрделәр. Ә крокодил, ташбака, төрле еланнар һәм кәлтәләрдән бөтенләй дә таң калдылар. Сәяхәттән кире кайтканда балалар юл буе тәэсирләре белән уртаклаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International