ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 27 июнендә хакимият бинасында Алексеевск районы нотариусы, адвокатлары һәм  прокуроры халыкны бушлай кабул итәчәкләр. Гражданнарны кабул итү “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе инициативасы  белән “Россиядә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне”н гамәлгә ашыру кысаларында оештырылачак.  Нотариус килүчеләрне – 8дән 11гә кадәр, адвокатлар – 11дән көндезге 2гә кадәр, прокурор 2дән 4кә кадәр кабул итәчәк.  
Казан шәһәре Спортның су төрләре сараенда яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча беренчелек булып узды.
10-11 яшьлек һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында яшь спортчыларның шәхси-команда турниры Сабада булып узды.
Алексеевск  районының Идарәче компаниясе җитәкчелеге коммуналь хезмәтләр өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы –  uslugi.tatarstan.ru («Коммуналь хезмәтләргә түләү» бүлеге)  аша түләү мөмкинлеге турында искә төшерә.
 “Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесенең https://edu.tatar.ru/alekseevo/aleks сайтында тавыш бирү бара

6
июнь, 2014 ел
җомга
“Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсе секретаре Владимир Козонков ярдәмендә  “Каршылыкларсыз кино” партия проекты кысаларында “Кама” кинотеатрында II Алексеевск һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале булып узды.
Бу көннәрдә «Родина» колхозында терлек азыгы әзерләү тулы хутка бара.
Бәйрәм алдыннан  лебединолылар зур бүләк – соңгы вакытта алексеевскилылар арасында зур популярлык казанган хоккей корты алдылар. Авыл кешеләренә бүләкне район башлыгы Владимир Козонков тапшырды.
Бу атна төгәлләнгәндә традицион сабан бәйрәме булачак: район үзәгендә  ул  8 июньдә узачак, ә авыл җирлекләрендә 7 июньгә, шимбә көнгә (сәгать 10га) планлаштырыла.
Алексеевск   районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре  4нче Алексеевск башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм  хезмәткәрләре белән янгын вакытында  бинадан тиз чыгару күнегүләре үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International