Алексеевск спортчылары “Татарстанның бадминтон өметләре”ндә катнаштылар

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Гомумкоманда зачетында алексеевскилылар III мактаулы урынны алдылар,  почет пьедесталының икенче баскычына сабалылар күтәрелде, ә Кайбыч районы спортчылары ярышның җиңүчеләре булдылар.  Безнең укучыларыбыз арасында парлы разрядта Ялкыннан Виктория Михайлова (тренеры Татьяна Алацкова) һәм Левашеводан Кристина Бибикова (тренеры Александр Матвеев)   III урынны алдылар. Шуның өстенә Кристина шәхси разрядта   III урынны  һәм катнаш разрядта да Айтуган Сөнгатуллин белән III урынны алды.  Үз чиратында Айтуган (Алексеевск, тренеры Вилсур Вәлиуллин) шәхси разрядта –  I урынны, парлы разрядта Казаннан Иван Зайцев белән  I урынны һәм Кристина Бибикова катнаш разряд III урынны яулады.  Спорт бәйгеләренең ахыргы көнендә бүләкләү тантанасы вакытында Айтуган Сөнгатуллинга аның туган көне хөрмәтенә Татарстан Республикасы бадминтон Федерациясеннән ракетка тапшырылды, дип хәбәр итте балалар-яшьләр спорт мәктәбе методисты Евгений Салюков.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International