II Алексеевск һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале

2014 елның 6 июне, җомга

Мәктәп укучылары, аграр колледж студентлары, яшьгвардиячеләр, районның яшьләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, өлкән буын кешеләре, Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, барлык мәктәп педагоглары Алексеевск кинематографистларының эшләрен карау өчен кинотеатрның тамаша залына җыелдылар.

Яшь режиссерлар һәм операторларның иҗатын компетентлы  жюри бәяләде, ә алар арасында якташыбыз, “Алексеевск Геройлары” фильмнары циклы авторы Роман Королев, яшьләр, һәвәскәр һәм балалар киносы халыкара фестивале директоры Кузьма Морозов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Николай Морозов та бар иде. Жюри составына шулай ук җирле сәяси совет әгъзалары Галина Белова белән Надежда Тарасова, Алексеевск районының мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары советы рәисе Валентина Осянина да керде.

 Егетләр фильмның күп өлешен Бөек Ватан сугышына багышлап, үз картиналарында ул еллар вакыйгаларында катнашкан якташларыбыз турында сөйләделәр. Биләр  мәктәбе укучылары Александр Шевелев белән Радик Мәрдәновның ветераннар турындагы “Йөрәк хатирәсе” (“Память сердца) исемле картинасы иң яхшы фильм булды. Алексей Вангаевның “Кыңгырау” (“Колокол”) фильмы уен киносы номинациясендә  иң яхшы дип табылды, 3нче Алексеевск урта мәктәбеннән “Язмыш очерклары” (“Очерки судьбы”) документаль фильмын күрсәткән “Яшь журналист” иҗат берләшмәсе катнашучылары, “Әйләнә-тирә мохитне саклау җәмгыяте” (“Общество охраны окружающей среды”) социаль рекламасын төшергән Кыркүл мәктәбе  укучысы Любовь Юманова, “Мине үлгәнче яратырга вәгъдә бирмә” (“Не обещай любить меня до гроба”) музыкаль клибы белән район үзәгенең беренче мәктәбе укучысы Анна Макарова үз юнәлешләрендә фестивальнең җиңүчеләре булдылар.

Фильмнарны караганнан соң Николай Морозов, укучыларның инде үз   карашлары бар, мин аларны киләсе эшләрендә дә күрергә теләр идем, дип билгеләп үтте. Ә Кузьма Морозов, фестивальгә үз чикләрен киңәйтергә кирәк, диде.

–Зур шәһәрләрдә төшерелгән фильмнарда картиналарның сыйфаты яхшырак, ләкин анда сюжетлары бертөрлерәк, ә районнардагы балаларның эшләрендә табигыйлык һәм эчкерсезлек ярылып ята. Шуңа күрә мондый фестивальләр кирәк һәм күрше шәһәрләрдән килгән яшьләр дә үз тормышлары, хыяллары турында сөйли алсыннар өчен ул районара булырга тиеш.

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм акчалата призлар белән билгеләп үтелделәр. Ошаган авторларга махсус призларны жюри әгъзалары да тапшырды.

“Бердәм Россия”  партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Увакина фестивальнең уңай үсеш динамикасын билгеләп үтте:

      Узган ел белән чагыштырганда эшләр саны шактый артты – фестивальгә бирелгән 20дән артык картинаның сигезе конкурс буенча сайлап алынып, зур экранда тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына күрсәтелде. Былтыр алар бишәү иде. Фильмнар рус телендә генә түгел, ә татар телендә дә тәкъдим ителде, шуның өстенә авыл яшьләре дә катнашты, ә бер ел элек без бистә балаларының тасмаларын гына күрдек. Катнашучыларның барысы да диярлек фестивальдә беренче тапкыр һәм, жюри әгъзаларының фикере буенча, күбесенең иҗат потенциалы бар.

Шулай ук чара кысаларында “Балалар илнең рәсемен ясыйлар” партия конкурсына йомгак ясалды, ул Сочидагы кышкы Олимпия уеннарына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International