Алексеевск балалары су ярышларында гаҗәпләнүдән соклануга күчтеләр

2014 елның 10 июне, сишәмбе
 Казан шәһәре Спортның су төрләре сараенда яшүсмерләр арасында суга сикерү буенча беренчелек булып узды. Ярышларда яшүсмерләр арасында Европа һәм дөнья чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук Мәскәү, Тольятти, Екатеринбург, Саратов, Пенза, Севастополь һәм башка зур шәһәрләр спортчылары да катнашты. Йөзүчеләребез бу ярышларда тамашачы буларак катнаштылар, алар яшүсмерләрнең “А” (3 метрлы трамплин) һәм «В» финалын (1 метрлы трамплин) карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International