Бүлек хезмәткәрләре, барлык кирәкле эш-гамәлләр тәртибе белән алдан таныштырып, чишенү бүлмәсендә шартлы янгын килеп чыгу турында тревога суктылар, шуннан соң әлеге хәл турында янгын частена хәбәр иттеләр. Аннары кешеләргә хәбәр итү системасы ярдәмендә тревога сигналы бирелде һәм эвакуация башланды. Укучылар бинадан укытучылар һәм тәрбиячеләр җитәкчелегендә чыктылар. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр санаулы минутларда махсус техника урнаштырып һәм коткару эшләрен үткәрүгә әзерләнеп, шартлы утны сүндерделәр.
– Күнегүләр тәмамланганнан соң, – дип аңлатма бирә Алексеевск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге сорау алучысы Садиг Алескеров, – педагоглар белән балаларны бинадан чыгарган вакытта нинди эш-гамәлләр кылуыбызны тикшердек: аларның дөрес тәртибе һәм эзлеклелеге тагын бер кат билгеләнде, җибәрелгән хаталар ачыкланды. Укучылар өчен ут сүндергечләрне куллану буенча практик дәресләр булып узды, бу аларда зур кызыксыну тудырды. Әлеге дәресләр вакытында алган белемнәр һәм күнегүләр фаҗигале очраклар ихтималын киметә һәм теләсә нинди штаттан тыш хәлләрдә дөрес реакция ясарга булыша.