Былтыр җирле атланып йөри торган токымлы атлар арасында Чуваш Майнасы авылы кешесе Сергей Рыбаков “Звезда” кушаматлы атта җиңүче булды. Сергей хәзер Әлмәттә яши һәм эшли, ә атын әтисе Николай карый. Чираттагы ярышларга әзерләнү турында ул сөйләде:
– Нормаль режимда әзерләнәбез, һәр көнне 3-4 чакрым чабабыз. Рацион гадәттәгечә – солы белән печән. Ул бит эш аты, аңа инде алты яшь. Мин аның белән “Рассвет” бүлекчәсендә сарык көтүе көтәм. Элек ат чабышларында катнаша идем, ә хәзер пенсиядә. Атны өйрәтәм. Хәзер улым аның белән Сабантуйда катнаша. Быел да җиңәсе килә, нинди дә булса призлы урынны, һичшиксез, алачакбыз.