Төп игътибар бөртекле культураларны өстәмә тукландыру
һәм сиптерү мәсьәләсенә бирелде. “Родина” колхозы мисалында киңәшмәдә катнашучылар сусыз аммиак куллану технологиясе белән практикада таныштылар. Колхоз рәисе Илгизәр Әхмәтов хезмәттәшләренә әлеге технологияне куллану турында сөйләп, аның нәтиҗәлелеген билгеләп үтте:
– Икътисадый яктан ул гадәти аммиак селитрасыннан арзанрак, ә бу уңышта уңай чагылырга тиеш. Әлеге тәҗрибә совет заманнарында да уңышлы сынап каралган иде.Нәтиҗә буласына бер дә шикләнмим.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Алексей Козин хәбәр иткәнчә, корылык куркынычы булганда үсемлекләр туклану элементларына күбрәк мохтаҗлар һәм аларга өстәмә тукландыру кирәк:
– Классик тамырдан тукландыруны сайлап кына, дым аз булган урыннарда кулланырга кирәк, тамырдан тыш та тукландырырга мөмкин, монда туклану элементлары үсемлекләргә турыдан-туры яфрак аша эләгә. Системаның уңай ягы өстәмә тукландыруны культураларны пестицидлар белән бер үк вакытта химик эшкәртергә мөмкин булудан гыйбарәт, бу икътисадый яктан файдалы: ягулыкка – акча, ә кырларны эшкәртүгә вакыт азрак сарыф ителә.
Хәзерге көндә “Родина” колхозында көзге культуралар – авыруларга, ә сабан культуралары чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы эшкәртүне таләп итәләр. Бу чаралар туклану элементларын һәм үсеш стимуляторларын кертү белән бергә алып барылачак.
Район башлыгы Владимир Козонков колхозның тәҗрибәсен уңай бәяләде һәм барлык хуҗалыкларга да сабан культураларын тукландыруда эшне көчәйтергә тәкъдим итте:
– Соңгы елларда без корылыктан зарланырга өйрәнеп киттек. Ләкин һава торышына карамыйча эшләргә кирәк. Шартлар барысының да төрле, фермерларның – бер, эре хуҗалыкларның – икенче. Һәркем басуларны тукландыру һәм эшкәртү технологиясен үзе өчен үзе билгели. Ләкин һәркемгә “Родина” колхозы тәҗрибәсен игътибарга алырга кирәк. Моннан тыш, көз көне яхшы уңыш алу өчен хәзер бөтен тырышлыкны сабан ашлыкны тукландыруга юнәлдерү мөһим. Бу – мәҗбүри. Әгәр Илгизәр Мортаза улының көзге культуралар белән шөгыльләнергә дә мөмкинлеге бар икән, ул шуны дәвам иттерәчәк. Ләкин мөмкинлекләре чикләнгән хуҗалыкларга бөтен көчләрен сабан культураларына ярдәм итүгә юнәлдерү зарур.
– Семинарда катнашучыларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре культураларны тукландыру һәм сиптерү схемаларының дистәләрчә вариантын һәм препаратларын күрсәттеләр. Очрашуда авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә файдаланыла торган препаратларны һәм җиһазларны сатучы коммерция фирмалары вәкилләре дә катнашты.