Мәктәпне тәмамлаучылар быел ук инде укудагы уңышлары өчен лаеклы бүләкләр алачаклар. Бу хакта Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары, партиянең Югары Советы әгъзасы Николай Булаев мәктәпне бик әйбәт тәмамлаучыларны медальләр белән бүләкләү практикасын кире кайтаруга багышланган селектор киңәшмәсе барышында хәбәр итте. Алексеевск аграр колледжының теоретик укыту буенча директор урынбасары Надежда Тарасова, алтын һәм көмеш медальләр укуга җаваплы карауны билгели, дип басым ясап әйтте:
– Әгәр бу билге укырга кергәндә бернинди роль уйнамаса да, ул укучы өчен өстәмә рухи стимул булып торачак.