Районның иң яхшы көрәшчесе “Мостовик”та эшли, аның хезмәткәрләре юл эшләрендә мәшгульләр, һәм шуңа күрә бәйрәмгә бара алу-алмавына ышанычы юк.
– Бездә сезон башланды, эшләр бик күп. Иртәнге 6да юлга чыгабыз, кичке 8гә кадәр анда булабыз. Хәзер юл полотносында билгеләр куябыз. Үзебезнең районга гына түгел, ә бәлки күрше районнарга да хезмәт күрсәтәбез, май ае азагында Балтачка барабыз дип торабыз. Әгәр Сабантуй көнне ял бирсәләр, бик рәхәтләнеп көрәшәчәкмен. Әлегә моңа махсус әзерләнергә вакыт юк. Кыш көне отпускта туган авылым Түбән Тигәнәледә яшәгәндә һәр көнне спорткомплекска йөрдем. Быел да лаеклы чыгыш ясау өчен шул әзерлек җитәр, дип уйлыйм.