Алексеевск районында “Татарстанның изге урыннары”

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Бу көнне җимерелгән чиркәүләр урынына ике стела куелды. Чара киң колач алды. Ул Чиркәү мәйданында митингтан башланды, анда Алексеевск чаң кагучылары гаҗәеп матур аһәңле чаң тавышларын яңгыраттылар. Митинг тәмамланганнан соң акциядә барлык катнашучылар  1902 елда төзелгән Изге Николай Чудотворецның җимерелгән чиркәве урынында стела куелган Березовая Грива авылына юл тоттылар. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Сагитт Джаксыбаев, Алексеевск протоиерие Павел Чурашов, “Рус география җәмгыяте”нең Татарстан бүлекчәсе яшьләр юнәлеше җитәкчесе  Владимир Салеев, “Бердәм Россия” партиясенең Алексеевск җирле башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Увакина һәм районның яшьгвардиячеләре катнашты. Алар чараны оештыруда актив ярдәм күрсәттеләр һәм  44 кеше яшәгән авыл халкына чын бәйрәм ясадылар.

Чыгыш ясаучыларның барысы да  әлеге вакыйганың мәһимлеген билгеләп үттеләр, яшь буын ата-бабаларының тарихын онытмаска һәм хөрмәтләп искә алырга тиешләр, дип ассызыклап әйттеләр.

 Саконга килгәч, 1865 елда төзелгән җимерек Михайло-Архангельск чиркәве урынында юкка чыгарылган изге урын турында искә төшерүче тагын бер билге куйдылар. Шулай ук бу елның июнендә Алексеевск районы территориясендә дүрт правослау чиркәве стенасына мемориаль элмә такталар да куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International