ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Балалар сәнгать мәктәбе әлеге статуска “Киләчәк мәктәбе” исеме астында Санкт-Петербургта  узган  Бөтенроссия конкурсында катнашу нәтиҗәләре буенча лаек булды. Алексеевск педагоглары конкурс жюрие тикшерүенә үз эшләнмәләрен – һәртөрле уку программаларын, методик әсбапларын тәкъдим иттеләр. Аларның һөнәри дәрәҗәләре дә исәпкә алынды.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

“Бәрәнҗәр” халык керәшен фольклор ансамбле башкалабызның “Ак барс” яшьләр үзәгендә булып узган I  Халыкара “Мәдәниятләр меңьеллыгы” милли гореф-гадәтләр фестивалендә катнашты. Бу фестивальгә 40тан артык гариза бирүче коллективлар арасыннан бары тик 15 коллектив кына сайлап алынган иде.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

18 декабрьдә  Казан шәһәренең “Теннис академиясе”ндә  бадминтон буенча Татарстан Республикасы Кубогы старт алды. Анда Саба, Алексеевск, Кайбыч, Актаныш, Тәтеш, Түбән Кама, Мөслим, Теләче, Әлмәт, Буа, Азнакай, Аксубай, Әлки, Чистай, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балтач, Алабуга районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы һәм Казаннан 50 дән артык команда катнашты.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Авыл җирлекләре, оешмалар, колхозлар һәм район крестьян-фермер хуҗалыклары һәр ике атна саен, ягъни айга ике тапкыр,  казанлыларга авыл хуҗалыгы продуктларын сату өчен Татарстан башкаласына, Чехов районына баралар.

Яңа елдан  ТР буенча Кадастр палатасы  җир кишәрлеге адресы анда урнашкан объект адресына туры килмәгән очракта күчемсез милекне исәпкә алмаячак.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 18 декабрендә социаль яклау бүлеге начальнигы Е.Хәмзина Мынова Валентина Яковлевнаны 90 яшьлеге белән котлады. 

Чәршәмбе көнне Казанда “АПКның иң яхшы белгече” исемле III республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантанада безнең районнан “КВ-Агро – Левашево” терлекчелек комплексының ветеринария табибы Игорь Попов һәм “Родина” колхозының баш инженеры Илнур Вәлиуллин катнашты.

19 декабрьдә чаңгы базасы территориясендә чаңгы сезоны ачылачак.


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 12 декабрендә 1 нче спорт комплексында Алексеевск районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында VII Спартакиада кысаларында “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” исемле бәйгеләр булып узды.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

14 декабрьдә Алексеевск районында, Конституция көненә туры китереп, гражданнарны бердәм кабул итү көне булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International