Крбаранлылар берьюлы ике фестивальдә катнаштылар

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Шулар арасында Африка, Греция, Таҗикстан, Корея, гарәп илләре, чечен, керәшен, рус, татар һ.б. милләт коллективлары һәркайсы  үз халкының гореф-гадәтләрен күрсәтте. Алар барысы да   үзләренең традицияләрен һәм хәзер дә яшәп килүче йолаларын күрсәттеләр. “Бәрәнҗәр” ансамбленә килгәндә, ул фестивальдә керәшен халкының туй йолаларын тәкъдим итте. Моннан тыш, катнашучылар Галина Казанцева коллективы белән тәҗрибә уртаклаштылар.Ул Крбаранлыларның яхшы чыгыш ясауларын билгеләп үтте һәм аларга репертуарларын киңәйтергә киңәш бирде.

Шунысы үзенчәлекле, Халыкара фестивальгә китәргә ике көн калгач, “Бәрәнҗәр” халык керәшен фольклор коллективы солисты, алдагы елларда “Питрау чибәре” фестиваль-конкурсы дипломанты, районыбызның вокалчылар һәм вокаль коллективлар смотр-конкурсының йомгаклау турында катнашкан Светлана Әхмәтова һәм “Айбагар” балалар фольклор коллективы җырчылары Анна Баранова, Ангелина Фомина һәм Данил Вәлиев триосы Чистайда булып узган “Туым җондызы” – “Раштуа йолдызы” керәшен халык җырларын  яшь башкаручыларның VIII конкурс-фестиваленең I турында катнашып, дипломант булдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International