ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

ТР муниципаль берәмлекләре порталында  “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү” конкурсында тавыш бирү үткәрелә, анда Алексеевск үзәк чыршысы катнаша. 20 гыйнварга кадәр тавыш бирергә мөмкин.

Ярышларда 2006-2007 елгы өч кызлар командасы (икесе – Буадан һәм берсе Алексеевскидан) катнашты. Безнең җыелма команда, тренер-укытучы Диана Захарова билгеләп үткәнчә, икенче урынны алган.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 11 гыйнварында социаль яклау бүлеге начальнигы Хәмзина Е., Алексеевск районы ветераннар советы рәисе Глазунов Н. тыл хезмәтчәне, күп балалы ана – Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсе  кешесе Напальчикова Анна Павловнаны 90 яшьлеге белән котладылар. Анна  Павловнага РФ Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын,  бүләкләр җыелмасын, азык-төлек пакетын һәм район башлыгының котлау открыткасын тапшырдылар.


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

 Шимбә көнне, 26 декабрьдә, Чистайда ТР Мәктәп баскетбол лигасының зона ярышлары булып узды.

Әлеге чараны карарга төрле яшьтәге бик күп бала килде. Алар өчен район мәдәният йорты артистлары әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән концерт программасы әзерләгән иделәр.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Хәзер  урамнарыбызда муенсалар таккан зифа яшел чибәркәйләрне, җем-җеп итеп торучы бина фасадларын, фонарь баганаларындагы гирляндалар һәм башка күп кенә бизәлешне күрергә мөмкин.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Бүген республика башкаласының  Боз спорт сараенда республика Яңа ел чыршысы узачак. Бәйрәм чарасында яшь алексеевскилылар да –  төрледән-төрле казанышларга  ирешкән  иң яхшыдан да яхшы 20 укучыбыз катнашачак.

Узып баручы елның соңгы көнендә, 31 декабрьдә, район кешеләре традиция буенча “Яңа, 2016 ел белән, алексеевскилылар!” исемле фильм карый алачаклар.

Дүшәмбе, 28 декабрьдә, район үзәгенең Чиркәү мәйданында үзәк чыршы ачылачак.

Рабигүл әүвәл аеның уникенче көне – Ислам дөньясында зур тантана көне. Быел ул 22-23 декабрьгә туры килә. Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International