Балаларны театральләштерелгән тамаша көтә, ул сәгать 2 дә башлана. Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары балалар белән бергә җырлаячаклар, шигырьләр сөйләячәкләр, уйнаячаклар һәм бәйрәмгә килүчеләрне күңел ачтырачаклар.
Шул ук көнне шулай ук сәгать 2дә бәйрәм чарасы Биләрдә дә авылның Үзәк мәйданында башланачак.
Районның барлык чыршы бәйрәмнәрендә дә кизү тору оештырылачак.
Ә сишәмбе көнне, 29 декабрьдә, Яңа ел бәйрәме интернат-йортта яшәүче өлкәннәр, инвалидлар өчен дә оештырыла.