Алексеевскида районның төп чыршысы кабынды

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Кыш бабайны көтә-көтә балалар туңып бетмәсен өчен, аларга күңелле уеннар һәм конкурслар, шулай ук тәмле-татлы ашамлыклар белән кайнар чәй оештырылды. Традиция буенча яшел гүзәлкәйне өченче тапкырдан гына кабыза алдылар. Шуннан соң  бала-чага Кар кызы һәм Кыш бабай белән купшы чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар һәм Яңа ел җырларын җырладылар. Яңа ел геройлары малайларны һәм кызларны татлы ризыклар белән сыйладылар. Алар чарадан соң да өйләренә китәргә ашыкмадылар, ә үзәк чыршы янында урнашкан тауга шуарга киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International