Алексеевск укучылары – Кама аръягында иң көчле баскетболчылар

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез: бу ярышлар җыелма командалар арасында түгел, ә гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында булды. Безнең районны 1нче Алексеевск урта мәктәбе командасы: Бурмакин Артем, Деминов Данил, Козлов Никита, Лысов Артем, Толпегин Денис, Шәйхетдинов Марат тәкъдим итте. Аларның көндәшләре  республиканың тугыз районыннан килгән укучылар иде. Җиңүгә бөтен дәгъвачылар  өч төркемгә бүленде. Уеннар (финал уеннары һәм 3 нче урын өчен матчтан кала)  кыскартылган регламент буенча (2х10 мин.) үткәрелде. Үзебезнең төркемчәбездә без эзлекле рәвештә әлкилеләрне ((30:2) һәм аксубайлыларны (26:14),  ярым финалда чистайлыларны (27:5)  җиңеп бардык. Түбән Кама районына каршы финал авыр булды. Уенның беренче яртысында 21:27 исәбе белән җиңелдек. Һөҗүм иткәндә ниләр генә булмас,  хаталар күп ясалды. Моннан тыш, эш-хәрәкәтләрдә ниндидер ышанмаучанлык килеп туды– хәлиткеч мизгелләрдә үзебезгә дигән тупны бер-беребезгә тапшыра башладык. Ә көндәшебезнең һәр тубы диярлек цельгә эләкте. Зур тәнәфестә психологик кәефебезне үзгәртергә тырыштык, саклануда уенга гына игътибарны юнәлдерергә сөйләштек.

Гаҗәп хәл, әйтерсең лә, мәйданчыкка башка команда чыкты – шундый усал, агрессив. Уенның икенче яртысындагы нәтиҗә безнең файдага 35:11, ә гомуми йомгак 56:38 булды, шуның белән җиңү дә, Кубок та, медальләр дә, республика финалына чыгу да – гомумән, үзебезгә һәм районга Яңа елга әйбәт бүләк иде. Әлбәттә, бу җиңүгә һәркемнең керткән өлеше төрле, ләкин, чын әгәр, беркемне дә аерып күрсәтәсе килми, чөнки төп нәтиҗә – команда рухы һәм һәркемнең сугышчан сыйфаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International