2016 елның 11 гыйнварында социаль яклау бүлеге начальнигы Хәмзина Е., Алексеевск районы ветераннар советы рәисе Глазунов Н. тыл хезмәтчәне, күп балалы ана – Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсе кешесе Напальчикова Анна Павловнаны 90 яшьлеге белән котладылар. Анна Павловнага РФ Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын, бүләкләр җыелмасын, азык-төлек пакетын һәм район башлыгының котлау открыткасын тапшырдылар.