Тапкырлыкка, сикерүгә, җитезлеккә һәм тизлеккә 14 гаилә ярышты. Зур Тигәнәледән Галимовлар гаиләсе иң спорт гаиләсе булып чыкты. Ул беренче тапкыр гына инде спортның гаилә төре буенча 1 нче призлы урынны алмый. Икенче урынны алган Богатовлар гаиләсе (6нчы “Бал корты” балалар бакчасы) алардан аз гына калышты. Өченче урында – Дубровиннар гаиләсе. Гаилә бәйрәме предприятиеләр һәм оешмалар арасындагы VII Спартакиадага йомгак ясады: беренче урынны – Левашево урта мәктәбе, икенче урынны балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе алды, ләкин алар зачеттан тыш чыгыш ясадылар, шуңа күрә икенче урынны Алексеевск үзәк район хастаханәсе алды һәм өченче урынга Биләр урта мәктәбе чыкты.