Күчемсез милек объекты адресын кадастр учеты органына тапшыру турында

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Күчемсез милекне дәүләт исәпкә алуының заманча принцибы закон нигезендә өч фундаменталь нигезләмәгә салынган: бердәм теркәү һәм исәпкә алу хезмәтләре, җир һәм капиталь төзелеш  объекты бердәмлеге, күчемсез милеккә  бердәм салым булдыру. Шуңа күрә капиталь төзелеш объектларын җиргә “бәйләп кую” теркәү һәм исәпкә алу өлкәсендәге эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Бүген бердәм адреслар турындагы мәгълүмат – бүгенге чынбарлык нормасы. Өй, бина, корылма адресының җир кишәрлеге адресына туры килмәве капиталь төзелеш объектының кадастр исәбен туктатуга китерәчәк. Кадастр палатасы белгечләре шулай ук, хәзер җирле үзидарә органнарының   мөстәкыйль рәвештә, кызыксындырылган затка хәбәр итмичә генә, адрес бирү турында карар кабул итә алуларын искә төшерә. Ул мәгълүмати үзара йогынты ясау кысаларында исәпкә алу органына карар кабул иткәннән соң биш эш көне эчендә җибәрелә. Чынлыкта исә карарлар кадастр  палатасына ике атнадан алып ярты елга кадәрге срокта килә. Адресны бирү яки үзгәртү турындагы мәгълүматларны вакытында тапшырмау  кадастр учеты өчен киртә  (бу милек хокукына ия булучыларның ризасызлыгын китереп чыгара) һәм аны тормышка ашыру срокларын арттыру өчен сәбәп булып тора.

Тагын бер нәрсә мөһим әһәмияткә ия. Моннан бер ел элек Россия Хөкүмәте,  күп фатирлы өйгә адрес бирү белән бер үк вакытта анда урнашкан барлык биналарга да адреслар бирелә, дигән карар чыгарды. Хәзер хәл шундый: еш кына кеше яшәми торган биналар “исемсез” кала. Нәтиҗәдә я гариза бирүчеләр үзләре, яки исәпкә алу органы хезмәткәрләре кирәкле мәгълүматларны сорашып, вакыт әрәм итәргә мәҗбүр булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International