Нәтиҗәдә Алексеевск сәнгать мәктәбе конкурс лауреаты булды, медаль һәм диплом белән бүләкләнде. “Ел директоры” медаленә һәм дипломына шулай ук мәктәп директоры Татьяна Гренадёрова да лаек булды. Моннан тыш, форум кысаларында (Петр Ильич Чайковскийның тууына 175 яшь тулу уңаеннан) мәктәпкә һәм Татьяна Александровнага юбилей медальләре дә тапшырылды.