Киң ассортиментта тәкъдим ителә торган ашамлыклар арасында шәһәр кешеләрендә бигрәк тә ит һәм ит продуктларына сорау зур. Сентябрь-октябрьдә бәрәңге – капчыклап, суган – сеткалап, күп итеп кәбестә сатып алынды. Шунысы үзенчәлекле, традиция буенча барлык ярминкәләрдә дә үзешчән артистлар чыгыш ясый, шәһәр кешеләре кайнар чәй, коймак һәм бөккәннәр белән сыйлана. Быел көз барлыгы сигез шундый ярминкә булды.