16 майда иртәнге 8 дән 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен милекләрен теркәү мәсьәләләре буенча“Бердәм кайнар линия көне” үткәрәчәк.
Россиядә 13 майдан аракының ваклап сату бәясе артты. Финанс министрлыгы боерыгы рәсми төстә басылып чыкканнан соң 10 көн эчендә үз көченә керде.
15 майдан 26 сына кадәр диспансерлаштыру кысаларында Алексеевск үзәк район хастаханәсе базасында республика онкодиспансеры маммографы эшләячәк.
2017 елның 11 маенда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич “Саклык банкы”ААҖның Идел-Нократ банкы, Идел буе федераль округының хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашу кысаларында “Саклык банкы”ААҖның Идел-Нократ банкы компетенциясе өлкәсендә акчаны законсыз алуга каршылык күрсәтү мәсьәләләре тикшерелде.
12 майда кичке 6 нчы яртыда «Татарстан 24» телеканалында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милекләрен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында туры эфир булачак.
2017 елның 9 маенда бөтен Россия истәлекле дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтте. Бу көн аерым бер мәгънәгә ия. Бу – яу кырларында ятып калганнар, тыныч вакытта яралардан вафат булганнар турында изге ядкарь. Бу – хәзер яшәүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү. Җиңүчеләр буыны алдында безнең бурыч – сугыш турындагы тарихи истәлекне саклау, һәлак булган бер генә солдатны да онытмау, хезмәт фронтының исән ветераннарына, солдат хатыннарына, сугыш чоры балаларына героик батырлыклары өчен рәхмәт әйтү.
3 майда 1 нче Алексеевск урта мәктәбендә районның гомумбелем бирү оешмалары укучылары арасында укучыларны “Юнармия” хәрәкәте сафларына кабул итү кысаларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының язгы фестивале булып узды.
Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Плотникова Ульяна Ивановнаны 8 майда 90 яшьлеге белән РФ Президенты В.Путин һәм Алексеевск районы башлыгы В.Козонков исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Ольга Антонова котлады, шулай ук аңа истәлекле бүләк тә тапшырылды.
“Россия иреклесе-2017” Бөтенроссия конкурсы – иреклелек өлкәсендә һәм төп юнәлешләр: социаль, медицина, вакыйгаи, мәдәни-агарту, корпоратив, Җиңү волонтерлары, гадәттән тыш хәлләрдә волонтерлар юнәлешләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Мораса һәм Зирекле авылларында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәл янында митинглар булып узды, аларда үзешчәннәр концертлары һәм тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары белән очрашулар оештырылды.