ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бу йөрештә 4000 гә якын кеше катнашты. Григорий Галкин, Александра Малафеева, Ибраһим Мостафин, Иван Конов, Семён Королёв, Пётр Рубцов, Алексей Корчагин, Михаил һәм Александр Курсановлар, Михаил Казанцев, Әсрар Әхмәтшин, Мария Мартынова, Иван Лохин, Пётр Сальцинов – алар Җиңү хакына гомерләрен корбан иткән бик күп якташларыбыз, ватандашларыбыз, союздашларыбыз арасында йөрәкләребездә бүген дә яшиләр. Без хәтерлибез, балаларыбыз хәтерли. Тынычлык өчен рәхмәт, кадерле ветераннар!

7 майда Лебяжьеда һәм Алексеевскида Социалистик Хезмәт Геройлары Николай Алексеевич Соболев һәм Александра Николаевна Беспалова хөрмәтенә истәлек такталары ачылды. Ачылыш тантанасына җәмәгатьчелек вәкилләре һәм район җитәкчелеге килде.


5
май, 2017 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының “кайнар линия” телефоны:

Владимир Козонков район кешеләрен Бөек Җиңү көне белән котлады

“Музей язы-2017” республика акциясе кысаларында В.И. Абрамов исемендәге туган як музеенда “Мин – Россия гражданы! Мин – Татарстан баласы!” исемле тантаналы чара үткәрелде, анда  яшь алексеевскилыларга  паспортлар тапшырылды.

2017 елның 28 апрелендә Алексеевскиның «Красный Восток» мәдәният йортында “Буынннан буынга. Юл куркынычсызлыгы мәктәбе” Гомумроссия конкурсы кысаларында  юл шартларында өлкән кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау белән бәйләнгән бурычларны хәл итү максатында  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре һәм «Красный Восток» авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган чара булып узды.  Анда катнашу өчен пенсионерларның  район җәмгыяте һәм район ветераннары җәмгыяте әгъзалары чакырылды. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”  дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлеге начальнигы Сидорова С.Р., халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Семина Н.А., район ветераннар җәмгыяте рәисе Глазунов Н.И. мөрәҗәгать итте.

 Сезне бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария испекциясенең территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары  ТР буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторлары белән бергә расланган кизү тору графигы нигезендә “Саескан Тавы” стационар контроль үлчәү пункты юл-патруль хезмәте  һәм “Камышлы” стационар контроль үлчәү пункты постларында  2016 елда 2000 нән артык автомашина тикшерелде, шуларның 980 е контроль астына алынган йөк белән иде. 107 беркетмә төзелде,  257 мең сумлык  штраф салынды. Быел ике айда гына да 21 бозу очрагы ачыкланды һәм 60 мең сумлык штраф салынды. Ташыла торган йөкнең ветеринария-озата баручы документлары булмау һәм ташу кагыйдәләрен бозу төп бозулар булып торалар.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район кешеләре хезмәт хакы түләүне тоткарлаучы яки аны конвертларда түләүче эш бирүчеләр турында хәбәр итә алалар.

 5 майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе ветераннар өчен пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ача.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International