15 майдан 26 сына кадәр диспансерлаштыру кысаларында Алексеевск үзәк район хастаханәсе базасында республика онкодиспансеры маммографы эшләячәк.
2017 елда диспансерлаштырылырга тиешле 39 яшьтән 78 яшькә кадәрге бөтен хатын-кызлар һәм тикшеренүгә килергә теләүчеләр район хастаханәсенә маммография узу өчен чакырылалар. Маммографның эш графигы: дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге 9 нчы яртыдан кичке 5 кә кадәр; 15 майда 11 дән кичке 5 кә кадәр. Үзең белән паспорт, медицина полисы, СНИЛС алып килергә.