16 майда иртәнге 8 дән 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен милекләрен теркәү мәсьәләләре буенча“Бердәм кайнар линия көне” үткәрәчәк.
Казан кешеләре сорауларына 8(843)255-25-71 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затларның милекләрен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наталья Тимашева җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары кешеләре өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) граҗданнар мөрәҗәгате бүлегендә – “Кайнар линия”дә күрсәтелгән.
Сорауларыгызны 8-(84342)5-21-92, 8-937-770-1500 телефоннары буенча шалтыратып бирергә мөмкин.