Россиядә 13 майдан аракының ваклап сату бәясе артты. Финанс министрлыгы боерыгы рәсми төстә басылып чыкканнан соң 10 көн эчендә үз көченә керде.
Документ нигезендә 0,5 литрлы бер шешә аракының бәясе хәзер 205 сумнан кимрәк була алмый, бу – моңа кадәрге түбәнге чиктән 8 процентка күбрәк. Минималь күпләп сату һәм җитештерү бәясе дә шул рәвештә 178 һәм 173 сумга үзгәрәчәк.
Параллель рәвештә коньяк бәяләре дә артты. Атап әйткәндә, 0,5 литрлы бер шешә коньякның ваклап сату бәясе хәзер 371 сум тәшкил итәчәк (бәя 15,2 процентка арткан). Бер шешә коньякның сату бәясе җитештерүчеләрдә – 314 сум, күпләп сатучыларда 323 сум итеп билгеләнде.