Алексеевск районы Казанда 15 июльдә Владимир Козонков җитәкчелегендә булып узган милли республика Сабантуе бәйрәмендә “Урыс утары” проектын тәкъдим итте.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Урыс утары”ныңмәртәбәле кунагы булды. Шундый күләмле вакыйга традиция буенча Мирный бистәсендәге Каенлыкта узды.
Мәктәп каникулларының иң кызган чагы. Юлларда үзеңне дөрес тоту темасы элеккечә актуаль. Балалар юл-транспорт һәлакәтенең кимүе белән өлкәннәрнең генә түгел, ә балаларның үзләренең дә кызыксынуы сөендерә. Тематик кичә ЮХИДИныңАлексеевск бүлегендә булды.
Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Президент каршындагы Совет 2012 елда тиешле өлкәдә дәүләт сәясәтен камилләштерү максатларында төзелә. Совет составына Гомумроссия милли-мәдәни берләшмәләр лидерлары, фән һәм эксперт бергәлеге вәкилләре, федераль закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары керә.
Узган пәнҗешәмбедә, 13 июльдә, Алексеевск районы дәрәҗәле кунакларны кабул итте. Тарихи урында – Биләрдә «Сәләт» VI халыкара яшьләр белем бирү форумы тантаналы төстә ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов форумның иң мәртәбәле кунагы булды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кисәтә: Росреестрның (rosreestr.ru) игезәкләре пәйда булды. Мошенниклар Росреестр символикасын файдаланалар һәм үз порталларында ялган юл белән интернеттан файдаланучыларга бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан акчага законда бушлай билгеләнгән хезмәтләр тәкъдим итәләр.
22 июльдә иртәнге 10 да Биләрнең Изге Чишмәсендә бишенче тапкыр «Чишмәле җәннәт» фестивале узачак. Сигезенче тапкыр “Якташлык” Советының киңәйтелгән утырышы булачак.
2017 елның 18 июлендә Алексеевскидагы “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр “Бергәләп булдырабыз” проекты кысаларында һөнәрләр белән танышуларын дәвам иттерәләр. Бу юлы балаларны ЗАГСка чакырдылар һәм үсеп килүче буынны белгечләрнең эш үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
2017 елның 22 июлендә Алексеевскида кичке 7 дән 9 га кадәр мәйданда беренче тапкыр «Автозвук” авто-шоуы узачак. Чарада балигьлык яшенә җиткән, автотраспорты һәм аны йөртү таныклыклары булган бөтен кеше катнаша ала.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30.12.2015, 1493 санлы карары һәм 29.12.2014,2403-р санлы боерыгы нигезендә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык “Россия балаларны һәм яшьләрне гражданлык һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү үзәге” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә 2017 елның июненнән ноябренә кадәр яшь язучылар өчен әһәмиятле вакыйга булып торучы "Рус рифмалары" әдәби-патриотик фестиваль үткәрәчәк. Фестивальдә катнашуга гаризаларны alexodms@yandex.ru электронпочтасына җибәрүегезне сорыйбыз.