Алексеевск районында бишенче “Чишмәле җәннәт” фестивале булачак

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

 22 июльдә иртәнге 10 да Биләрнең Изге Чишмәсендә бишенче тапкыр «Чишмәле җәннәт» фестивале узачак. Сигезенче тапкыр “Якташлык” Советының киңәйтелгән утырышы булачак.
Бәйрәмне оештыручылар кунакларны сәгать 10 нчы яртыга көтеп калалар. Алар анда иҗат күргәзмәсен карый, шулай ук милли ашлар белән дә таныша алачаклар. Кунаклар өчен шулай ук нәфис әйберләр туку фабрикасы эшләнмәләрен сату күргәзмәсе дә оештырылачак. Кунакларны милли кухняларда пешкән ризыклар да сөендерәчәк.  
Үзешчән сәнгать концерты, фольклор коллективлары һәм солистлар чыгышы оештырылачак.  
Ә 12 нче 20 минутта азан әйтү һәм Коръән уку башлана. Конкурска йомгак ясалгач һәм бүләкләр тапшырылгач, “Хуҗалар тавы”на баскычлардан бергәләп күтәрелү каралган.
Район башлыгы Владимир Козонков сүзләренчә, «Чишмәле җәннәт» – ул гади бәйрәм генә түгел, ә халыкларны, аларның динен, милләтен берләштерүче зур вакыйга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International