Алексеевск районында «Олимп» спорт палата лагеренең беренче сменасы ачылды.

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Дүшәмбе көнне Алексеевск районында «Олимп» спорт палата лагеренең беренче  сменасы ачылды.

 

120 волейболчы, баскетболчы, хоккейчы, көрәшче һәм йөзүче Чулман елгасының Речное авылы янындагы бик матур бер җирендә узган еллардагы кебек үк ике атна дәвамында ял итәчәк.

Бу вакыт эчендә егетләр һәм кызлар, берничә тапкыр күнегүләр ясап, көч җыячак һәм сәламәтлеген ныгытачак. Нарат урманында яшәп, алар бер-берсенә булышырга һәм табигатьтә яшәгәндә тегеләй дә, болай да килеп чыга торган авырлыкларны җиңәргә өйрәнәчәкләр. Боларның барысы да аларның рухын чыныктырырга булыша һәм, әлбәттә, спорт  нәтиҗәләрендә дә чагыла.

Лагерь ачылган вакытта агачлар күләгәсендә узган “Талантлар ярминкәсе”  концертында балалар җырладылар, күңелле сәхнәләштерелгән әсәрләр күрсәттеләр һәм биеделәр.

Иҗади дәресләр, акыл уеннары, дискотекалар һәм учак янында җырлар җырлап утыру балалар хәтерендә яхшы тәэсирләр калдырачак.  

Балаларга яхшы ял итүләрен, яңа спорт сезоны алдыннан көч җыюларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International