Республика сабантуе-2017 Безнең “Утар”да

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Алексеевск районы Казанда 15 июльдә Владимир Козонков җитәкчелегендә булып узган милли республика Сабантуе бәйрәмендә “Урыс утары” проектын тәкъдим итте.Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов “Урыс утары”ныңмәртәбәле кунагы булды. Шундый күләмле вакыйга традиция буенча Мирный бистәсендәге Каенлыкта узды.

Ел  саен районыбыз республика Сабантуен бәйрәм итүдә авылның көнкүрешен тасвирлаучы авыл утарын тәкъдим итә. “Урыс утары” капкалары төбендә кунакларны күчмә чаң манарасы каршы алды. Сүз уңаеннан әйткәндә,  чаң манарасы Алексеевск җиренең символы булып тора. Ел саен Алексеевск кыңгырау чыңы фестивале йөзләрчә чаң тавышын бәяли белүчене берләштерә. “Урыс утары”бызда Татарстан Республикасы Президенты да кунак булды. Алексеевскилылар мәртәбәле кунакны ипи-тоз белән каршы алдылар. Урыс авылларының тормыш-көнкүрмеше, милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Биредә үк халык кәсепчеләре һәм һөнәрләре ярминкәсе оештырылган иде.

 

 Нинди генә бәйрәм җыр-биюсез узар икән? Алексеевск районының иҗат коллективлары кунаклар өчен концерт оештырдылар. Лидия Пантелеева, Екатерина Климина, Сергей Зимняков, шулай ук «Элита», «Русская песня», «Камушка» һәм«Радужная фантазия» үз талантлары белән сөендерделәр.

Сабантуйны спорт ярышларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Традиция буенча спорт мәктәбе хезмәткәрләре спорт бәйгеләре: капчыклар сугышы, капчык киеп йөгерү, шома багана башына менү һәм күп кенә башкалар оештырган иде.

Килгән кунакларны халык иҗаты һәм һөнәрләре әйберләрен сату күргәзмәсе сөендерде. Биләр урман хуҗалыгы алып килгән хайваннар карачкысы Сабантуйга килүчеләрдә зур уңыш казанды. Халык аю, бүре һәм кондыз карачкылары белән рәхәтләнеп фотога төштеләр.

Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы үз әйберләрен тәкъдим итте. Чын материаллардан тегелгән киемнәр күпләрнең күңеленә хуш килде.

Сабантуй – традицияләрнең бәйләнеше ул. Бу “авыл кешеләре”н берләштерүче бәйрәм. Үзенчәлелекне саклап калу – төп бурычларның берсе. Үзәк мәйдан сәхнәсеннән чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов: “Күптән түгел Зөя шәһәр-утравының Успение чиркәве ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлеге керде, – дип билгеләп үтте. Бу – зур җиңү. Безнең киләсе бурычыбыз – Сабантуй бәйрәмен кешелек дөньясының матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертү. Без моны да бик әйбәт башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм, – диде ул.

Сабантуйны ачу тантанасы татар эстрадасы йолдызлары катнашындагы концерт белән дәвам итте, ә мәйданда милли көрәш буенча бәйгеләр башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International